На главную страницу Координаты Поиск и карта сайта Виртуальная справочная служба




Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек

14 нче апрельдә Республика яшүсмерләр китапханәсендә бөек татар язучысы Габдулла Тукайга багышланган кичә узды. Чараның оештыручылары – Яңа Савин районының Балалар ижаты үзәге һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе.

Бу көнне китапханәнең зур залында «Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек» дип аталган шәһәркүләм конкурсының Яңа-Савин районы этабы җиңүчеләренә Дипломнар тапшырылды.

Кичә барышында 71 мәктәп укучысы Камилә Янгирова башкаруында Г. Тукайның «Борын», 102 мәктәп укучысы Илсия Бахтиева башкаруында «Йокы алдыннан», Булат Ярхәмов башкаруында «Милли моңнар», 103 мәктәп укучылары Булат белән Мәстүрә башкаруында «өйләнү түгел сөйләнү» шигырләре тамашачылар күңеленә бигрәк тә хуш килде.

Башка милләт балалары да Тукай әсәрләрен татар телендә әзерләп килгәннәр иде. әзәрбәйҗан кызы «Эш», рус кызы Злата Калинина «Фатыйма белән сандугач» шигырләрен укып махсус Дипломга лаек булдылар.

177 лицей укучысы Наталья Егорова Тукай шигырләрен русча яңгыратты. Ул «Театр» шигырен укып дипломга ия булды.

146 мәктәп укучысы Шәрәфиева Аделина үзенең Тукайга багышлап язган шигырен укыды.

Бәйрәм 177 лицей каршында эшләп килүче «Тамчы бөртекләре» вокаль ансамбле кызлары, һәм шул ук лицей укучысы Артур Сафин башкаруында җырлар белән үрелеп барды.

Кичәдә катнашучылар шулай ук Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторинада катнашып, үз белемнәрен сынап карый алды.
Чара күмәкләп Г. Тукайның «Туган тел » җырын башкару белән тәмамланды.

Кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.













17.04.2017



назад в Новости




Главная

О нас

Новости

Наши услуги

Конкурсы

Обратная связь

Электронный каталог

Продлить книгу

Независимая оценка качества услуг

Cоветуем почитать

Читателям

Коллегам

Информационные ресурсы

Альтернативный сайт

Мы в социальных сетях:

Поделиться в сетях







Афоризмы






Портал Library.Ru БИБЛИОNET – каталог библиотечных сайтов 1-я Виртуальная справка РБА
Праздники сегодня
Рейтинг@Mail.ru





© РЮБ РТ. Перепечатка только с разрешения. Ссылка на сайт обязательна.